Бүгенге көндә Татарстанның 28 предприятиесендәге 1746 дан артык хезмәткәр быел үз квалификацияләрен күтәрү мөмкинлегенә ия булды, шуларның 634е уку узды һәм мәшгульлен саклап калды. Ел ахырына кадәр проект кысаларында барлыгы 3 776 кеше укыр дип көтелә. Болар барысы да республикада «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проектының состав өлеше булган «Хезмәт җитештерүчәнлеге үсешен тәэмин итү өчен мәшгульлек һәм хезмәт базары нәтиҗәлелеген арттыру» ярдәмче программасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә гамәлгә керде.
Хәзерге вакытта илкүләм проектта Яшел Үзән шәһәренең ике предприятиесе – «М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ һәм Серго исемендәге завод катнаша. Предприятиеләр белән 2019 елда хезмәткәрләрне яңадан укыту, аларның квалификациясен күтәрү буенча чараларны гамәлгә ашыруга 8 млн. сумга субсидияләр бирү турында килешүләр төзелде.
Ел ахырына кадәр Горький исемендәге Яшел Үзән заводы 214 хезмәткәрне укырга җибәрергә планлаштыра. Бүгенге көндә 132 кеше җибәрелгән инде, 50 кеше укуын тәмамлаган. 117 хезмәткәрен «ПОЗиС» АҖ укытуга җибәргән инде, ә 37 кеше аны тәмамлаган.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм» милли проекты ярдәмендә предприятиеләрнең үз финанс чараларын җәлеп итмичә, хезмәткәрләрне укыту мөмкинлеге бар. Эш бирүчеләр укытуны лицензия алган теләсә кайсы белем бирү оешмаларында мөстәкыйль гамәлгә ашыралар. Моннан тыш, белем бирү процессын оештыруга башка төбәкләрнең уку йортлары белгечләре дә җәлеп ителә ала. Әйтик, «ПОЗиС» АҖ хезмәткәрләрен Казан оешмалары гына түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Обнинск мәгариф учреждениеләре белгечләре дә өйрәтә.
2019 елда укыту чараларын финанслау федераль һәм төбәк бюджетлары хисабына, федераль бюджет акчаларының 95% ы Татарстан бюджетыннан 5% ка карата гамәлгә ашырылды. Татарстан буенча финанслауның гомуми күләме -134,6 млн. сум.