Азнакай интернат-йортында яшәүчеләр интеллектуаль спорт уеннарында көч сынаша

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

8 нче октябрь көнне Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында шашка, шахмат һәм дартс буенча ярышлар узды. Анда 18 кеше катнашты.

Чараның максаты - интеллектуаль спорт төрләрен популярлаштыру, аларга өлкән яшьтәге гражданнарны җәлеп итү һәм актив яшәү рәвешенә булышлык итү.

Актүбә бистәсе интернат-йорты һәм «Барс» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләреннән торган комиссия иң яхшы уенчыларны билгеләде. Барлык җиңүчеләргә дә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International