"Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкәннәр катнашында түгәрәк өстәл оештырылды

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

8 октябрьдә, Өлкәннәр декадасы кысаларында, Баулы районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында "түгәрәк өстәл" үткәрелде. Очрашуга өлкән яшьтәге гражданнар һәм хакимият органнары, төрле ведомство, оешма һәм предприятиеләр вәкилләре чакырылган иде.

Очрашу 12 нче номерлы матди түләүләр бүлеге мөдире Ләйсән Мөгтәсимова чыгышы белән башланып китте, ул социаль ярдәм чараларын күрсәтү буенча законнардагы үзгәрешләр белән таныштырды, социаль якланмаган категорияләрдәге гражданнарга "Сан"га күчкәндә адреслы ярдәм күрсәтү тәртибен аңлатты.

Очрашуны пенсия фонды вәкиле Светлана Ушакова дәвам итте. Пенсия фонды аша өлкәннәргә чит кешеләрне карау мәсьәләсе актуаль булып чыкты.

Түгәрәк өстәл кысаларында шулай ук инвалидлыкны рәсмиләштерү мәсьәләләре турында да фикер алыштылар. Район үзәк хастаханәсе вәкиле Әлфия Макаримованың чыгышы шушы темага багышланган иде.

Очрашуда катнашучыларның барлык сораулары һәм тәкъдимнәре хакимият органнары вәкилләре тарафыннан эшкә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International