Табигый материалдан ясалган эшләнмәләр балага гаҗәеп табигать дөньясын ачарга ярдәм итә: чыршы күркәсендә кызыклы гономик, коры ботакта җәнлек яки кошны күрү гадәти күренеш.
Табигый материал – фантазияне, иҗатны, хыялны үстерү өчен хәзинә. 16 нче октябрь көнне Әгерҗе районы "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Оста куллар остаханәсе" һәм "Өй эшләре" түгәрәкләрендә балалар күркәләрдән, таякчыклардан һәм яфраклардан эшләнмәләр ясады. Биредә "Урман могҗизалары" дип исемләнгән кул эшләре күргәзмәсе оештырылды, 16 баланың кул эшләре күрсәтелде.