Хисап атнасында республика эш бирүчеләре 3 420 вакантлы эш урыннары тәкъдим иткән

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

2019 елның 16 октябренә республикада эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 638 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 95 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,52 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 47 942 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 420  вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,22 кеше тәшкил итә.

Хисап атнасында 618 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 571 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 55 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International