Каршылыксыз мохит

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Бүген Казанның "Апрель" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә, уңайлы мохит булдыру буенча семинар кысаларында,  социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре өчен экскурсия үткәрелде.

Кунаклар үзәкнең эшчәнлеге, гамәлгә ашырыла торган технологияләр һәм метод белән танышты, шулай ук инвалидлар һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен киртәләрсез мохит булдыру буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. 

Үзәктә, Татарстан Республикасыннан гына түгел, илнең башка төбәкләреннән дә килгән 60 тан артык социаль хезмәт күрсәтү учреждение вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International