Соңгы мәгълүматларга караганда, Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1099 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 10 кешегә кимрәк.
Шулай ук бу атнада Алабуга, Кама Аланы һәм Чистайда да эшсезләр саны кимегән, анда 2019 елның 16 октябренә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 375, 300 һәм 239 эшсез исәптә тора.
Бу атнада Түбән Каманың эш белән тәэмин итү үзәгендә 833 эшсез кеше теркәлгән.
Яшел Үзән һәм Менделеевскида бер атна эчендә хәл үзгәрмәде. Мәшгульлек үзәкләрендә 531 һәм 56 эшсез исәптә тора.