"Өлкән буын" проекты уңаеннан 65 яшьтән өлкәнрәкләрне медицина оешмаларына китерәләр

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Югары Ослан "Өмет утраучыгы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең "LADA Largus" җиңел автомобиле "Демография" милли проектының "Өлкән буын" проектын тормышка ашыру уңаеннан район медицина оешмаларына 65 яшьтән өлкәнрәкне китерү өчен  көн саен Югары Ослан муниципаль районының ерак торак пунктларына чыга.

"Өмет утраучыгы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре Югары Ослан районы авыл җирлекләре фельдшерлары белән берлектә өлкән яшьтәге кешеләргә медицина оешмаларында тикшерү узу турында алдан кисәтә һәм өлкән яшьтәге кешеләргә социаль ярдәм күрсәтә. Медицина учреждениеләрендә  өлкән гражданнарны чиратсыз кабул итү өчен вакыт бирелде. Шәфкать туташы бер төркем гражданнарны хастаханәдә озата бара. Пациентлар окулист, терапевт һәм башка белгечләрдә тикшерүләр уза.

Сентябрьдә медицина оешмаларына диспансеризация һәм медицина тикшерүләрен узу өчен 106 өлкән яшьтәге граждан китерелде. Октябрь аенда бу мөмкинлектән 112 өлкән  буын  вәкиле файдаланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International