Министрлыкта 2019 елның өченче квартылына өстенлекле бурычларны тормышка ашыру буенча нәтиҗәләр ясалды

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

2019 елның өченче кварталына Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының халык алдында формалашкан максат һәм бурычларын гамәлгә ашыру буенча нәтиҗәләр ясалды.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстанда дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатлары һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча сынау проекты старт алган иде. Республика халкының төбәк министрлыклары һәм ведомстволарының өстенлекле бурычларын билгеләүдә турыдан-туры катнашуының мөһимлеге турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында белдерде. Проектта катнашучылар арасында социаль блок ведомстволары, шул исәптән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы бар.

Проектны тормышка ашыру берничә этапны үз эченә алды. Беренче этапта министрлык экспертлары һәм аларның иҗтимагый совет әгъзалары 2019 елга өстенлекле бурычлар буенча тәкъдимнәр формалаштырды. Икенче этапта Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында ачык онлайн-тавыш бирү булып узды. Алга таба, сораштыру нәтиҗәләре буенча, һәр министрлык өчен төп күрсәткечләр белән 7 бурыч расланды.

Хәзерге вакытта әлеге бурычларны тормышка ашыру һәм төп күрсәткечләргә ирешү дәвам итә. 2019 елның өченче кварталында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының ачык формалаштырылган максатлары һәм бурычларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре белән тулырак http://mtsz.tatarstan.ru/rus/tseli-i-zadachi-na-2019-god.htm. сылтамасы  буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International