"Кояшкай" да  "Гражданнар оборонасы" буенча сыйныф сәгате

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен чираттагы "Гражданнар оборонасы" дигән темага сыйныф сәгате уздырылды.

Әлеге чараның максаты - балалар белән экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлау; үз тормышыңа һәм башка кешеләрнең иминлегенә җитди мөнәсәбәт булдыруга ярдәм итү; өйдә, урамда, транспортта кирәкле куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә этәрү; үз-үзләренә ышаныч, кешеләргә ярдәм итү теләге булдыру. Педагог тапкыр тәрбияче Н.Савайтан балаларны түбәндәге кагыйдәләр белән таныштырды: янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре; гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре; көнкүрештә куркынычсызлык кагыйдәләре.

Шулай ук балалар  мультфильм карады, аннары тәрбияче белән төрле хәлләрдә хайваннарның үз-үзләрен тотышы турында фикер алыштылар. Сыйныф сәгате кызыклы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International