Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Чүпрәле районының «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты белән нәтиҗәле эш алып бара.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проектын гамәлгә ашыру уңаеннан Чистайның «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар интернат-йортында көн саен физик тернәкләнү күңекмәләре уздырыла.
18 октябрьдә Бөгелмә эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Наталья Матвеева халыкның мәшгульлек өлкәсендә юридик характердагы консультация ярдәме күрсәтте. Чараның төп максаты – Бөгелмә шәһәренең аз якланган һәм аз тәэмин ителгән гражданнарына консультация ярдәме күрсәтү.
Бөгелмә районы «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында «Гаиләне саклауга юнәлдерелгән балалар һәм аларның гаиләләре белән коррекция-реабилитация эшләренең нәтиҗәле формалары һәм методлары» дигән ведомствоара семинар-практикум узды.
Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәгендә “Эшсездән - эшмәкәргә” коворкинг-мәйданчыгы оештырылды.
Югары Ослан муниципаль районында “Демография” илкүләм проектының “Балалары туган гаиләләргә финанс ярдәме” проектын тормышка ашыру максатында үзәк район хастаханәсе җирлегендә булачак әниләр өчен "Аистенок" клубы дәресе узды.
Кукмара муниципаль районындагы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге ел саен "Иҗтимагый инициатива" дигән социаль проектлар конкурсында катнаша.
16 октябрьдә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов эш визиты белән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә килде.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру уңаеннан Лаеш районында «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, район үзәк хастаханәсе белән берлектә, 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм ерак авыллардан инвалидларны район үзәк хастаханәсенә, диспансерлаштыру өчен табиб амбулаторияләренә китерүне оештыра.
Кукмараның "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре "Наз" социаль ярдәм күрсәтү автоном коммерцияле булмаган оешма белгечләре белән берлектә көндезге стационар шартларында озак вакытка карау системасында катнашучыларның беренче очрашуын үткәрде.