18 октябрьдә Бөгелмә эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Наталья Матвеева халыкның мәшгульлек өлкәсендә юридик характердагы консультация ярдәме күрсәтте. Чараның төп максаты – Бөгелмә шәһәренең аз якланган һәм аз тәэмин ителгән гражданнарына консультация ярдәме күрсәтү.
Чарада аз тәэмин ителгән категория гражданнар: пенсионерлар, эшсезләр, инвалидлар, ягъни җәмгыять һәм дәүләт ярдәменә аеруча мохтаҗ булган, мәшгульлек үзәгендә исәптә торган, шулай ук беренче тапкыр мөрәҗәгать иткән кешеләр.
Бу көнне бирелгән сораулар хезмәт өлкәсендәге хокукый мөнәсәбәтләргә, халык мәшгульлеге турындагы законнарга кагылышлы булды. Гражданнар барлык мөрәҗәгатьләренә дә квалификацияле консультация алдылар. Аларга шулай ук белешмәлекләр таратылды.