Бөгелмәнең «Ялкын» социаль приютында ведомствоара семинар-практикум узды

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

Бөгелмә районы «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында «Гаиләне саклауга юнәлдерелгән балалар һәм аларның гаиләләре белән коррекция-реабилитация эшләренең нәтиҗәле формалары һәм методлары» дигән ведомствоара семинар-практикум узды.

Чарада Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск шәһәрләренең социаль яклау бүлекләреннән 40 белгеч катнашты; Бөгелмә шәһәренең балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия вәкиле һәм «Гаилә коруга ярдәм итү үзәге» белгечләре, шулай ук 8 тәрбияләнүченең ата-анасы.

Семинар тармакның өстенлекле бурычларының берсе – балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләренең заманча проблемалары һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен гаиләләрен саклау юллары мәсьәләсенә багышланган иде.

Чара барышында «Ата-ана сүзенең көче», «Иҗат баскычлары», «Уңайлы йорт», «Театр дөньясы», «Сакчыл педагогика», «Ата-аналар академиясе», «Сәламәтлек», «Гаилә традицияләре», «Тере планета», «Тәмле кухня» мәйданчыклары тәкъдим ителде.

Педагог-психолог Татьяна Богоманова чараның теоретик өлешендә ата-аналарның гаиләдәге роленә игътибар итте, баланың үсеш ихтыяҗлары, нинди үсеш этабында аңа ярдәм итәргә, ата-ана мөнәсәбәтләрендә төрле хәлләрдә ничек эшләргә кирәклеге турында күзаллауларны ачты.

Семинарны үткәрү форматы ата-аналарга үзләрен кызыксындырган сорауларны социаль яклау вәкилләренә бирергә, ә белгечләргә балаларны гаиләгә кире кайтаруга ярдәм итүче алдагы ведомствоара тернәкләндерү эше өчен яңа формалар табарга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International