«Юлдаш» интернат-йортында яшәүчеләр физик тернәкләндерү дәресләрендә катнаша

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проектын гамәлгә ашыру уңаеннан Чистайның «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар интернат-йортында көн саен физик тернәкләнү күңекмәләре уздырыла.

Төрле авыруларны торгызу һәм профилактикалауның нәтиҗәле ысулларының берсе булып дәва йөреше тора. Дәвалау йөреше буенча дәресләр адаптив физкультура буенча инструктор Светлана Шигаева җитәкчелегендә үткәрелә. Белгеч тарафыннан дәвалау йөрешенең түбәндәге ысуллары кулланыла: таяк белән йөрү (скандинавия йөреше), дозалап йөрү (махсус маршрут узу), тренажерларны һәм «Рифтон» сериясенең тернәкләндерү җиһазларын кулланып йөрү.

Светлана Шигаева билгеләп үткәнчә, тернәкләндерү җиһазларын куллану хәрәкәт функцияләрен торгызганда яхшы нәтиҗәләр бирә. Моннан тыш, әлеге дәресләр ярдәмендә социаль хезмәт алучылар үзләрен тулы канлы кешеләр итеп хис итә, хәтта иң авыр физик җитешсезлекләр булса да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International