Үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы тармагында алып баручы предприятиеләр 586 хезмәткәре алдында 10155,0 мең сумлык бурычын кайтарды.
23 нче октябрь көнне Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздыра.
2019 елның 9 октябреннән "Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" АКБО төбәкләрдә Агентлыкның иҗтимагый вәкилләрен ачык сайлап алу уздыра.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре инвалид кешеләр өчен физик культураны үстерү буенча «ГТО чикләрсез – инклюзив спорт хәрәкәте» Бөтенроссия проектын хуплады.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.
«Преодоление» клубы кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Татлы шатлык» дигән чара уздырды. Чара эшче һөнәрләр елына багышланган иде.
Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Җиһагирова «Гимнастика таяклары белән физик күнегүләр ясау» дигән сәламәтләндерү шөгыле үткәрде.
Татарстанда беренче бала тапкан 1 536 яшь ана һәм өченче баласы туган 299 хатын-кыз 2019 елның 18 октябренә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.
“Турникетларсыз атна” бөтенроссия акциясе һәм “Сәнәгать туризмы” һөнәри юнәлеш проекты уңаеннан Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге 10 нчы гимназиянең сигезенче сыйныф укучылары өчен А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводына экскурсия оештырды.
Гражданнарның пенсия тупланмалары буенча алдау гамәл кылучылар арту сәбәпле, Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин йөкләмәсе нигезендә РФ Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан РФ Пенсия фонды ярдәме белән халык өчен аңлату мәгълүмати белешмәлекләр эшләнде.