16 октябрьдә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов эш визиты белән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә килде.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Минсәгыйть Насертдинов эшнең төп юнәлешләре, шул исәптән «Демография» милли проектының агымдагы елда «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Район башлыгы Тимур Нагуманов эш эзләп мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать иткән гражданнар, шулай ук “АГРОкласс” профориентация чарасында булган мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән аралашты.