"Тылсым" үзәгендә "Демография" илкүләм проекты тормышка ашырыла

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Кукмараның "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре "Наз"  социаль ярдәм күрсәтү автоном коммерцияле булмаган оешма белгечләре белән берлектә көндезге стационар шартларында озак вакытка карау системасында катнашучыларның беренче очрашуын үткәрде.  

Очрашу җылы шартларда узды, өлкән яшьтәге гражданнарның социаль, медицина һәм реабилитация хезмәтләре ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатларында үткәрелә.

"Наз"ның хезмәт буенча инструкторы һәм психолог алга таба эшләү өчен гражданнарның ихтыяҗларын ачыклады. Әлеге эшчәнлек төре халыкның гомер озынлыгын арттыру максатыннан оештырыла, "Демография" милли проектының бурычы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International