«Гармония» комплекслы үзәге белгечләре күчмә ведомствоара консилиум оештырды

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Чүпрәле районының «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты белән нәтиҗәле эш алып бара.

18 нче октябрь көнне гаилә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге белгечләре Буа районының профилактика субъектлары һәм приют белгечләре катнашында ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумын оештырды.

Утырыш барышында гаиләләр белән эшләү нәтиҗәләре каралды, приютта тәрбияләнүчеләрнең үсеш динамикасы һәм коррекциясе анализланды. Комиссия авыр тормыш хәленнән чыгу өчен алдагы чаралар планын билгеләде. Шулай ук ата-аналарга балигъ булмаган балаларны тәрбияләү һәм яшәү өчен шартлар тудыру буенча киңәшләр бирелде.

Хәзерге вакытта «Җылы йорт» приютында Буа районының 5 гаиләсеннән 6 бала тәрбияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International