Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәгендә булачак эшмәкәрләр белән очрашу узды

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәгендә “Эшсездән - эшмәкәргә” коворкинг-мәйданчыгы оештырылды.

Чарада салым хезмәте, пенсия фонды идарәсе, “Яшел Үзән” (“Зеленый Дол”) инвестицияләр үзәге вәкилләре катнашты.

Очрашуга үз эшен ачарга һәм бизнес-планнарын тормышка ашыру өчен бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәмен алырга теләүче эшсез гражданнар, ягъни булачак эшмәкәрләр килде.

Мәшгульлек үзәге белгечләре шәхси эшмәкәр яки юридик зат сыйфатында рәсми теркәлгән очракта бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме күрсәтелү тәртибе хакында сөйләде.

Салым хезмәте һәм пенсия фонды вәкилләренә салым салу системасын сайлау һәм исәп-хисап ясау сроклары, шулай ук салым инспекциясенә учетка бастыру тәртибе хакында киңәшләр бирелде.

“Яшел Үзән” (“Зеленый Дол”) инвестицияләр үзәге җитәкчесе Мария Антонова булачак эшмәкәрләргә бизнес-план төзегәндә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләде.

Чарада шулай ук шәхси эшмәкәр М.Низаметдинова катнашты, ул 2017 елда мәшгульлек үзәге аркылы бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәмен алган һәм юридик хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә үз эшен ачкан. М. Низаметдинова үз эшен оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты, беренче вакытларда нинди авырлыклар туарга мөмкин икәнлеге хакында сөйләде.

Барлык катнашучылар да үткәрелгән чараның форматыннан канәгать калды һәм аңа уңай бәя бирделәр.

Алга таба мондый очрашулар даими үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International