Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләр елы уңаеннан Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 15 балигъ булмаган бала арасында "Һөнәр сайлау нигезләре" курсы кысаларында "Һөнәр сайлаганда хаталар" дигән чара уздырды. Чара 11 нче санлы социаль участокта узды. Дәреснең максаты: балаларга һөнәри юлны дөрес сайлауга ярдәм итү.
"Демография" милли проектын тормышка ашыру һәм өлкәннәрнең кәефен яхшырту, аларның физик активлыгын күтәрү, сәламәт яшәү рәвешенә тарту максатыннан Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында сәламәтләндерү дәресләре үткәрелә.
Зәйнең "Шатлык“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында, “Развивайка” клубы эшчәнлеге кысаларында, сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технологияләрнене тормышка ашыру дәвам итә.
Бөгелмә муниципаль районының "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр приютында "Балалар һәм ата-аналар белән гаиләне саклауга юнәлдерелгән төзәтү-дәвалау эшләренең нәтиҗәле шартлары һәм алымнары" исемле семинар-практикум узды. Анда Әлмәт муниципаль районының "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.
23 нче октябрьдә Кукмара муниципаль районындагы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге социаль педагогы балалар өчен "Зилант" балалар-яшүсмерләр мәктәбенә экскурсия оештырды.
Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт алучылар өчен "Куллар өчен гимнастика" дигән темага мастер-класс үткәрде.
Өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты эшенең төп юнәлешләреннән берсе.
23нче октябрьдә Әгерҗе районының "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Красный Бор урманчылыгының участок урманчысы Фәрит Нигъмәтуллин кунакта булды.
22 нче октябрьдә Тукай муниципаль районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар бүлеге белгечләре Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә күп балалы гаиләләрдә һәм хокук бозуларны профилактикалау системасы субъектларында исәптә торучы гаиләләрдә автоном янгын кисәтү төймәләрен урнаштырды.
Яр Чаллының "Асылташ" социаль приютында балаларга патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү "Монолит" программасы буенча, гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан балалар белән "Батырлык сәгате", Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы белән очрашу-әңгәмә үткәрелде.