"Ялкын"да балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре буенча семинар-практикум

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Бөгелмә муниципаль районының "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр приютында "Балалар һәм ата-аналар белән гаиләне саклауга юнәлдерелгән төзәтү-дәвалау эшләренең нәтиҗәле шартлары һәм алымнары" исемле семинар-практикум узды. Анда Әлмәт муниципаль районының "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.

Приют белгечләре кунакларга нинди юнәлеш буенча эшләүләрен дә күрсәтте. Приютта төрле юнәлешләр буенча 10 мәйданчык булдырылган. Бу – иҗади сәләтләрне үстерү, сәламәт яшәү рәвешен алга сөрү, балалар һәм ата-аналарының иҗтимагый-педагогик эшчәнлеген хәл итү, гаилә гореф-гадәтләрен һәм кыйммәтләрен үстерү һ.б. Приют белгечләре балаларның дәресләренә аларның әти-әниләрен дә җәлеп итәргә тырышалар. Бу – бала белән ата-ана арасындагы элемтәне ныгытырга, балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен яраклаштырырга, үзара аңлашуны яхшыртырга, хисси элемтәне ныгытырга ярдәм итә.

Приют мәйданчыклары белән танышканнан соң, Бөгелмә шәһәренең ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруга ярдәм итү үзәге белгече балаларның ничек тәрбияләнүләре турында лекция үткәрде.

Мондый очрашулар семинарда катнашучыларның гомуми үсеше һәм һөнәри тәҗрибәсе өчен бик файдалы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International