Түбән Камада һөнәр сайларга өйрәтәләр

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләр елы уңаеннан Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 15 балигъ булмаган бала арасында "Һөнәр сайлау нигезләре" курсы кысаларында "Һөнәр сайлаганда хаталар" дигән чара уздырды.  Чара 11 нче санлы социаль участокта узды. Дәреснең максаты: балаларга һөнәри юлны дөрес сайлауга ярдәм итү.

Дәресне белгеч мөмкинлекләр турында риваять укудан башлады. Анализ барышында балалар, нинди дә булса сәләткә ия кеше аларны кечкенә генә мөмкинлек булганда да күрсәтергә һәм кулланырга тиеш, дигән нәтиҗә ясады. Аннан соң катнашучылар ике командага бүленеп, һөнәрләр турында кроссворд чишүдә ярышты. Шулай ук дәрес барышында катнашучылар һөнәр сайлауда җиде адым һәм мөмкин булган хаталар турында белде.

Дәрес «Иң-иңе...» уен күнегүе белән тәмамланды. Дәрестә катнашучыларга һөнәрләрнең гадәти булмаган характеристикасы тәкъдим ителде, балалар чират буенча, әлеге характеристикага туры килә торган һөнәрләрне атады. Балалар барлык һөнәрләрнең дә кызыклы һәм мөһим булуына инандылар, әмма киләчәк белгечлекне сайлауга җаваплы карарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International