"Асылташ" приютында тәрбияләнүчеләр дәрәҗәле кунак белән аралашты

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Яр Чаллының "Асылташ" социаль приютында балаларга патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү "Монолит" программасы буенча, гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан балалар белән "Батырлык сәгате", Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы белән очрашу-әңгәмә үткәрелде.

Фасил Сафиуллин сугыш ветераны, тәрбияләнүчеләргә үзенең авыр тормыш юлы, ун ел дәвам иткән һәм унбиш мең совет солдатының гомерен өзгән Әфган сугышы тарихы турында сөйләде.

Балалар солдат тормышы, техника һәм корал турында сораулар бирде. Кунакның фикерләре, йорт белән элемтә һәм герой тормышындагы башка кызыклы фактлар турындагы хикәяләре яшь тыңлаучыларны битараф калдырмады. Әңгәмә барышында яшүсмерләр тәэсирләре белән уртаклашты. Әфган сугышында ятып калганннарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Мондый очрашулар балаларга тыныч тормышның һәр минутын кадерен белергә һәм бөтен җирдә тынычлык булсын өчен омтылырга өйрәтә.

Балалар кызыклы һәм мавыктыргыч әңгәмә өчен Фасил Фәйзрахман улына рәхмәт белдерде һәм үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International