22 нче октябрьдә Тукай муниципаль районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар бүлеге белгечләре Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә күп балалы гаиләләрдә һәм хокук бозуларны профилактикалау системасы субъектларында исәптә торучы гаиләләрдә автоном янгын кисәтү төймәләре урнаштырды.
Чараның максаты - янгын чыгуны булдырмау.
Гаилә вәкилләре белән янгын сүндерү кагыйдәләре һәм ысуллары, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча инструктажлар үткәрелде. Гражданнарга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре язылган белешмәлекләр тапшырылды.