"Шәфкать" үзәгенең яшь тернәкләнүчеләре тренажер залында

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

23 нче октябрьдә Кукмара муниципаль районындагы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге социаль педагогы балалар өчен "Зилант" балалар-яшүсмерләр мәктәбенә экскурсия оештырды.

Балаларга тренажер заллары буенча экскурсия үткәрелде, алар зур һәм кече бассейннарны күрде, шулай ук боксчылар залына күз салдылар, анда тренерлар белән аралашты.

Теләгән кешеләр тренажер залында шөгыльләнә алды. Барлык балалар да бик канәгать калды, бик күп хис-кичерешләр, күңел күтәренкелеге алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International