"Наз" социаль приютында "урман" кунагы

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

23нче  октябрьдә Әгерҗе районының "Наз" балалар һәм яшүсмерләр  социаль приютында Красный Бор урманчылыгының участок урманчысы Фәрит Нигъмәтуллин кунакта булды.

Әңгәмә барышында балалар урманчы һөнәре һәм урман саклау эшчәнлегенең бөтен өлкәсе белән таныштылар. Фәрит Муллаянович урманчы һөнәренең гомуми спецификасы, аның үзенчәлекләре һәм роле, урманчы нинди мөһим сыйфатларга ия булырга тиешлеге һәм урман белеме кайда алырга мөмкин икәнлеге турында сөйләде.

Балалар урманның файдасы һәм аның кеше тормышындагы роле турында белде, табигатькә мәхәббәт, бөтен тереклеккә хөрмәт турында уйландылар. Шулай ук кунак яшел хуҗалыкны торгызуның мөһимлегенә аерым игътибар итте, питомниктагы эш турында сөйләде. Тәрбияләнүчеләр кунакка рәхмәт белдерде һәм яңа очрашуга чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International