22 октябрьдә, балалар һәм яшүсмерләргә карата көч куллану, балаларга карата рәхимсез карашны кисәтү максатыннан, Лениногорскида "Бу кул балага зыян китермәячәк" дигән акция узды. Акцияне "Исток-Башлангыч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гөлнара Пряничникова оештырды.
1 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасында гражданлык оборонасы айлыгы бара. Шул уңайдан, 22 октябрь көнне Зәй халык мәшгульлеге үзәге хезмәткәләре тарафыннан иминлекне саклау ысуллары буенча өйрәнүләр узды.
Питрәчнең «Шатлык» приютында «01», «02», «03» хезмәтләр һәрвакыт сакта» дигән чара узды. Мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге 11 балага коткару хезмәтләре турында сөйләделәр.
Бүген Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды.
Тукай муниципаль районы "Шәфкатъ" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы 22 октябрьдә Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикле балалар интернат-мәктәбендә эчтәлекле мультфильм тәкъдим итте.
Кичә, 22 октябрь көнне, Зәй муниципаль районында эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов булып китте.
23 октябрьдә Алабуга муниципаль районындагы “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр яңа килгән балалар һәм аларның әти-әниләре белән уен-танышу үткәрде.
2019 елның 23 октябренә республикада эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 687 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 49 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,53 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Чистайда рәсми рәвештә теркәлгән 232 граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 7 кешегә кимрәк.
Бүген Бөгелмә мәшгульлек үзәгендә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары квоталауда юридик затлар һәм эшмәкәрләр тарафыннан закон таләпләрен бозуларны кисәтү буенча эш бирүчеләр катнашында семинар узды.