23 нчы сентябрь көнне Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Айгөл Сәлимова һәм психолог Ләйсән Насыйрова Яр Чаллы шәһәре “Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты базасында "Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре" дигән темага әңгәмә уздырды.
Шөгыль балалар һәм өлкәннәр арасында ышанычлы, җылы, ихлас мөнәсәбәтләр формалаштыру, кризис чорында гаилә кыйммәтләрен һәм мөнәсәбәтләрен саклауга юнәлдерелгән иде.
Чараның төп бурычлары – бала белән ата-ана арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштыру; аралашу күнекмәләрен формалаштыру.
Чара барышында социаль педагог “Мин һәм тирә-як мохитем”, “Мин һәм минем хисләрем” дигән темага шөгыль оештырды. Психолог ата-аналар һәм балалар мөнәсәбәтләренә багышланган "Сез үзегезне беләсезме?" темасына коррекция һәм “Күренмәс җеп” аутотренингы үткәрде.