"Ышаныч” үзәге хезмәткәре Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте очрашуында катнашты

2019 елның 25 октябре, җомга

Яр Чаллы шәһәре “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү  комплекслы үзәге мәгълүмати очрашулар үткәрүне дәвам итә.

22 октябрьдә Яр Чаллы шәһәрендәге социаль яклау идарәсе башлыгы урынбасары М.Н. Белова һәм "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Үзәк район бүлекчәсе мөдире Л.Ш. Вәлиева Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Яр Чаллы төбәк оешмасы тарафыннан оештырылган мәгълүмати очрашуда катнашты.

Очрашуда фикер алышына торган төп мәсьәләләрнең берсе - 2019 елда Яр Чаллы шәһәрендә "Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларга озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру, "Караучы" хезмәте күрсәтүнең төп нигезләмәләре белән таныштылар.

Очрашуда катнашучылар каралган темаларның мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләп үтте. Яңгыраган сорауларга тулы җаваплар бирелде.

Яр Чаллы шәһәренең "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эшчәнлеге турында буклетлар һәм мәгълүмати материаллар таратылды, элемтә өчен телефон номерлары калдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International