Әлмәт мәшгульлек үзәгендә эш бирүчеләр 

2019 елның 25 октябре, җомга

Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр белән чираттагы очрашу узды. Бу юлы очрашу "Ачык ишекләр көне" форматында оештырылды.

Әңгәмә барышында мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләре эш бирүчеләргә хезмәт базарындагы вәзгыять турында сөйләде, "Россиядә эш" порталында персонал сайлау мөмкинлеге турында искәрттеләр.

Әлеге чарада шулай ук эш бирүчеләргә түбәндәге субсидияләр бирү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар:

- "Демография" милли проекты кысаларында пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрне укытуны оештыру;

- инвалидларны эшкә урнаштырганда хезмәт өчен түләү чыгымнары өлешен каплау;

-күпбалалы ата-аналарны яисә инвалид балаларны тәрбияләүче ата-аналарны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары булдыру чыгымнарын каплау.

Эш бирүчеләр мәшгульлек үзәгенең вакытлыча һәм иҗтимагый эшләрдә катнашучыларга матди ярдәм күрсәтүенә игътибарны юнәлтте. Бу эш бирүчеләрне вакытлы характердагы кадрлар мәсьәләләрен хәл иткәндә мәшгульлек хезмәте белән хезмәттәшлек итәргә мотивлаштыра (территорияне сезонлы төзекләндерү, мемориаллар, архивны цифрлаштыру һ.б.). Мәсәлән, "Иҗтимагый эшләр" программасы буенча эш бирүчегә вакытлыча эшкә урнаштырылган эшсез гражданин ай саен эш бирүче тарафыннан түләнә торган хезмәт хакына хезмәткә урнаштырылачак.

Эш бирүчеләр белән мондый очрашуларны мәшгульлек үзәге атна саен җомга көнне оештыра.  Катнашуга гаризалар (8553) 32-34-95 телефоны буенча кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International