"Астра" тернәкләндерү үзәгендә “Сак булыгыз, бозлавык” профилактик әңгәмә үтте

2019 елның 25 октябре, җомга

24 октябрьдә  Алабуга районындагы “Астра”  мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Сак булыгыз, бозлавык” дигән профилактик әңгәмә үткәрелде.

Чараның  максаты балаларны бозлавык вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру. Кереш өлешендә балалар презентация  ярдәмендә “бозлавык” һәм бозлавыкның төп төшенчәләре белән танышты.

Алар кышкы чорда сулыкларда һәм юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәнделәр. Әңгәмә барышында тәрбияче ярдәмчел булырга кирәелеген искәртте. Балалар төрле хәлләргә анализ ясарга өйрәнде.

Әңгәмәдә 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International