Зәй укучылары электр, газ белән эретеп ябыштыручы һөнәре турында мәгълүмат ала

2019 елның 25 октябре, җомга

Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге "Инновацияләр, менеджмент һәм бизнес көллияте" җитештерү берләшмәсе белән берлектә "Һөнәргә кереш" дигән комплекслы хезмәт күрсәтүне оештырды. Хезмәт Зәй районы мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучыларына күрсәтелә һәм "Электргаз эретеп ябыштыручы" һөнәре буенча һөнәри әзерлек нигезләрен һәм һөнәри юнәлеш эшен берләштерә.

Дәресләр атнага ике тапкыр уза һәм декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Укучылар материал белеме, электротехника, хезмәтне саклау буенча лекцияләр тыңлый, семинарларда эшли, техник, механик һәм слесарь-җыю эшләре нигезләре белән таныша. Комплекслы хезмәт күрсәтү барышында электргаз эретеп ябыштыручының эш шартлары һәм үзенчәлекләре белән танышу өчен экскурсия оештырылачак.

Укулар тәмамлангач, укучылар йомгаклау аттестациясе узачак, аның нәтиҗәләре буенча "Һөнәргә кереш" комплекслы хезмәт программасы буенча укыту турында таныклык алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International