"Өмет чыганагы"нда шахмат уйнарга өйрәтәләр

2019 елның 25 октябре, җомга

Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү  үзәге балалары укучылар сараена даими рәвештә шахмат түгәрәгенә йөри.

Тренер Мөдәрис Лотфуллин аларны шахмат фигуралары, уен кагыйдәләре белән таныштыра, партиядә кулланырга мөмкин булган йөрүләрнең вариантларын күрсәтә. 

Тренер сүзләренчә, шахмат балаларга яхшы тәэсир итә. Шахмат мөстәкыйль фикерләү, логика, хәтерне үстерә. Уен барышында балада түземлелек, максатчанлык, игътибарлылык тәрбияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International