Халык алдында формалаштырылган максатны тормышка ашыру уңаеннан "Веста" үзәге белгечләре "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приют карамагындагылар һәм аларның законлы вәкилләре белән очрашты. Чәй табыны янында узган очрашу шәһәрнең Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә узды. Максат: гаилә чәй эчү традицияләре турында күзаллаулар формалаштыру, ата-аналар һәм балалар арасында җылы мөнәсәбәтләр булдыруга, гаилә кыйммәтләрен саклап калуга ярдәм итү.
Чара башында катнашучыларга чәйнең килеп чыгу тарихы турында сөйләделәр, алар чәй янына куела торган милли ашларны атадылар,. Соңыннан балалар ата-аналар белән берлектә бик теләп чәй турында такмаклар җырлады, шигырьләр сөйләде, табышмаклар чиштеләр.
Чара ахырында барлык катнашучыларны тәмле чәй белән сыйладылар.