"Здравушка"да Анимация көненә багышланган чара

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Һәр бала мультфильмнар карарга ярата. Әмма беренче мультфильмны кем уйлап табуын бик азлар гына белә. Октябрь ахырында Анимация көне билгеләп үтелде. "Здравушка "да тәрбияләнүчеләр Ммльтфильмнар дөньясы буенча тулы бер сәяхәт ясады.

Мультипликация серләре турында әңгәмә барышында балалар бик күп яңалыклар белде. Аларга мультфильмнар ничек ясалуы, аларның нинди булуы, персонажларның ничек җанлануы турында сөйләделәр.

Зур экранда балалар өчен иң беренче анимация күрсәтелде. Бу - рәссам уйлап табучы Эмиль Рейно эше. Быел беренче анимациягә 127 яшь тулды.

Балалар бик теләп рәссамнар хезмәте турында тыңлады. Аниматорлар персонажның кулын күтәрә яки мыекларын селкетә алсын өчен дистәләгән кадрлар тудыра.

Чара ахырында балалар тавышландырылган беренче төсле мультфильмнар карады. Барысы да мультфильмнар дөньясына сәяхәттән канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International