Бүген Казанның "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Россия халыклары фольклоры персонажларын, рус әкиятләре геройларын һәм әдәби классикларның әсәрләрен искә төшерделәр. Бу эштә балаларга КФУның физика факультеты волонтерлар ярдәм итте.
Тернәкләндерү үзәге белгечләре белән берлектә волонтерлар балалар өчен Үлемсез Кощей һәм Убырлы Карчык катнашында чын тамаша оештырды. "Здравушка"да тәрбияләнүчеләр тамашага сокланды һәм анда бик теләп катнаштылар. Ата-аналар балаларга Кощей һәм Убырлы Карчык ниятләрен чишәргә булыштылар.
Чара биюдән һәм конкурслардан башка узмады, ә бәйрәм ахырында барлык нәни катнашучылар да бүләккә әкиятле китаплар алды.