Әлки интернат-йортында янгынга каршы күнегүләр үткәрделәр

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Кичә Әлки картлар һәм инвалидлар интернат-йортында,янгын вакытында  өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны эвакуацияләү буенча өйрәнү үткәрелде. Чарада шулай ук янгынга каршы хезмәтнең Чистай отрядының Юхмачы авылы аерым посты белгечләре дә катнашты.

Янгын сагы белән берлектә "Су чыганагы" профилактик операциясе үткәрелде, аның максаты - учреждениедә янгынга каршы су чыганакларының эшчәнлеген тикшерү.

 Юхмачы авылы аерым пост башлыгы А.Клянин социаль хезмәт алучылар һәм хезмәт күрсәтүче персонал белән янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү кирәклеге турында әңгәмә үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International