Питрәчнең “Шатлык "приютында социаль педагог Оксана Закалова балаларга Интернет киңлекләре серләренә багышланган дәрес уздырды. Дәреснең максаты: Интернет ресурсларында медиа мәгълүматны анализлау нигезендә балаларда критик фикерләүне формалаштыру.
Дәрестә мәктәп яшендәге балалар катнашты. Социаль педагог балаларга Интернет челтәреннән файдаланганда төп куркынычлар турында сөйләде һәм Интернеттан куркынычсыз файдалануның төп кагыйдәләре белән таныштырды, "Ялганны ничек табарга һәм Интернетта дөрес булып калырга?"дигән видеоролик карадылар.
Дәрес ахырында балаларга әлеге темага белешмәлек таратылды.