Бүген Бөгелмә мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Наталья Матвеева гражданнарга халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә юридик характердагы консультация бирде.
Чараның төп максаты - шәһәрнең аз тәэмин ителгән һәм аз керемле гражданнарына консультатив ярдәм күрсәтү. Әлеге чарада пенсия яшендәге ике кеше катнашты. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды. Шулай ук гражданнарга белешмәлекләр тапшырылды.