2019 елның 6 ноябренә республикада эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 902 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 159 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,54 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 45 747 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 4 683 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,24 кеше тәшкил итә.
Хисап атнасында 590 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 568 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 83 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.