5 ноябрь көнне Бөек Ватан сугышы ветераны, Минзәлә картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче социаль хезмәт алучы Екатерина Николаева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны Минзәлә шәһәре башлыгының урынбасары Роза Салдаева котлады. Ветеранга озын гомер, сәламәтлек теләде һәм Россия Президенты Владимир Путинның котлавау открыткасын укыды, истәлекле бүләк тапшырды.