Тәтеш районының 165 авыл кешесе диспансерлаштыру узды

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

"Өлкән буын" проектының "Демография" милли проектын гамәлгә ашыру уңаеннан Тәтеш муниципаль районында, план-график нигезендә, диспансерлаштыруны түбәндәге авыл җирлекләрендә: Урюм, Олы Шәмәк, Олы Тормы, Байраш, Алабирде һәм Зур Әтрәч авыл җирлекләрендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар үтте.

Бу елның октябрь аенда Тәтеш район үзәк хастаханәсенә  "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге махсус автотранспорты белән 165 кеше китерелде. Профилактик тикшерүне Тәтеш район хастаханәсенең һәм Олы Шәмәк табиблык амбулаториясенең гомуми практика табиблары гамәлгә ашырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International