2019 елның 31 октябреннән 14 ноябренә кадәр Россия төбәкләрендә финанс грамоталылыгы мәсьәләләренә багышланган VI Бөтенроссия саклык атнасы – белем бирү-агарту чаралары циклы үткәрелә.
Төп максатчан аудитория - өлкәннәр, түбән һәм уртача керем дәрәҗәсе булган, финанс хезмәтләрдән актив һәм потенциаль файдаланучылар:
- яшьләр (25-30 яшь, яшь гаиләләр);
- өлкәннәр;
- пенсионерлар;
- мәгариф учреждениеләре;
- бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре.
Атнаның максатлары:
- финанс тәртибе һәм шәхси финансларга җаваплы караш мәсьәләләренә гражданнарның игътибарын җәлеп итү;
- гражданнарның шәхси иминлеген тәэмин итүнең мөһим коралы буларак, финанс грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрүгә булышлык күрсәтү.
Атналык чаралары:
- хезмәт коллективлары өчен эш урыннарында финанс грамоталылыгын арттыру программалары;
- семинар һәм консультацияләр: йорт хуҗалыгы бюджеты белән идарә итү, кредит белән идарә итү, шәхси финанс планы, сакчыл куллану, максатчан туплау планнары, һ. б. темалар буенча.
Чаралар турында тулырак мәгълүматны сайтта https://вашифинансы.рф. белергә мөмкин.