Соңгы мәгълүматларга караганда, Яшел Үзәндә рәсми теркәлгән 527 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 15 кешегә кимрәк.
Шулай ук бу атнада Менделеевскида эшсезләр саны кимегән, анда 2019 елның 6 ноябренә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 47 эшсез исәпләнә.
Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Кама Аланы һәм Чистайда эшсез гражданнар саны арту күзәтелә. Әлеге моношәһәрләрнең мәшгульлек үзәкләрендә 1 178, 380, 878, 313 һәм 227 эшсез исәптә тора.