"Өмет" үзәгендә балалар патриотик тәрбия дәресендә катнашты

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Биектау районы "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Озерный мәдәният йорты белән берлектә чара үткәрде. Әлеге чараның максаты  Ватанга, аның тарихына, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт һәм әхлакый-патриотик хисләр тәрбияләү, шулай ук командада эшләү күнекмәләрен үстерү тора.

Дәрес ике этапка бүленде: беренче өлеше тарихка багышланган,ә икенче өлеше исә, балаларны тематик плакат ясау буенча уртак иҗади эшчәнлеккә берләштерүгә юнәлдерелгән иде. Иҗади өлеш барышында балалар торцевание техникасы белән танышты - ул салфеткалардан кечкенә шарлар ясап ябыштыру юлы белән күләмле картиналар яки фигуралар ясау.  Балалар бергәләп Россия флагының төс гаммасындагы шарны башкардылар, бу бердәмлек символы булды, шулай ук төсле кәгазьдән күпмилләтлелекне символлаштырган кеше фигураларын да кистеләр.  Чара әзер плакат белән бергә фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International