"Олы буын" милли проектын тормышка ашыру уңаеннан өлкәннәрнең ялын оештыру, кәефен яхшырту өчен "Барс Медиа" компаниясе "Мин – игелек эшләүче" иҗади хәрәкәте белән берлектә Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Музыкаль тарихлар" дигән концерт программасы тәкъдим иттеләр.
Эстрада җырчысы Чәчкә һәм Татарстанның халык артистлары Илсаф һәм Рөстәм Закиров барысына да бәйрәм кәефе бүләк итте. Социаль хезмәт алучылар җыр тыңлап, күңел ачты. Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр артистларга кушылып җырлады, күпләр, өлкән яшьтә булуга карамастан, биеп тә алды. Чыгышлардан соң артистлар һәм концертны оештыручылар әби-бабайларга "Мин– игелек эшләүче" иҗат хәрәкәтендә катнашучылар ясаган истәлекле бүләкләр һәм сувенирлар бүләк иттеләр.