"Өмет чаткысы" үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Эшче һөнәрләр елы уңаеннан Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә булып кайттылар.

Балалар тракторчы, авыл хуҗалыгы производствосы машинисты, җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе белгече, пешекче-кондитер, автотранспортка техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау белгече һөнәрләре белән танышты.

Педагог А.Нуриева җитәкчелегендә өстәлне сервировкалау, салфеткалар төрү буенча мастер-класслар оештырылды. Укытучы Р. Заидеев  юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә уздырды. Технолог Л. Гарифуллина һәм студент Әлфис Зарипов җәмәгать туклануы технологиясе буенча мастер-класс үткәрде. 

Оештыручылар сүзләренә караганда, тәрбияләнүчеләрне төрле һөнәрләр белән даими таныштыру аларга киләчәктә үз юлларын табарга ярдәм итә,   балаларда  хезмәт сөючәнлек, тырышлык һәм өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт кебек сыйфатларны тәрбияләүдә мөһим роль уйный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International