Һөнәри юнәлеш бирү эше уңаеннан Кукмара районының "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен "Һөнәрләр навигаторы" дип исемләнгән күңелле уен үткәрелде.
Командаларга бүленеп, балалар "Үз һөнәри портретыңны яса", "Һөнәри сүзлек", "Импровизация" уены, “Мәкальләр” бәйгеләрендә көч сынашты.
Мондый чаралар тәрбияләнүчеләрнең һөнәрләр дөньясында ориентация дәрәҗәсен арттыра, хезмәт кешеләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияли, балаларның бер-берсе белән хезмәттәшлеге өчен шартлар тудыра, хезмәттәшлек күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итәләр.