"Шәфкать" үзәге психологы балаларга үзбәяне арттырырга ярдәм итә

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

15 нче ноябрьдә “Үз-үзеңә психолог” программасы уңаеннан Тукай муниципаль районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова тарафыннан Кнәз төп урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында “Үз-үзеңне бәяләү” дигән темага дәрес уздырды.

Дәреснең максаты: үзанализ һәм үз-үзеңне бәяләү күнекмәләрен үстерү, үзбәяләү дәрәҗәсен билгеләү.

Чараның бурычлары - үз-үзеңне уңай бәяләү ысуллары турында фикер алышу.

Дәрестә балигъ булмаган балалар “Мин кем?”, “Комплиментлар коридоры”  практик биремнәрен үтәде.

Монда төрле категория гаиләләрдән 21 балигъ булмаган бала катнашты, шуларның 4 се социаль хезмәт алучы иде.

Алынган белемнәр социаль хезмәт алучыларга үз-үзләренә ышанычлырак булырга, үз-үзеңне бәяләү дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International