ТР Хезмәт министры Президент түләүләре алучыда кунакта булды

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Беренче баласына ай саен түләнә торган акчаны быел көз Татарстанның 12 меңенче кешесе - республиканың Биектау районы Чыпчык авылыннан 22 яшьлек Айгөл Кәбирова рәсмиләштерде. Әниләр көне алдыннан яшь әнине бала туу белән ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлады.

"Бүгенге героебыз авыл да яшәүче хатын-кызлар өчен тәгаенләнгән түләүне рәсмиләштерде. Бу авылда кимендә өч ел яшәүче һәм 25 яшькә кадәр беренче баласын тапкан хатын-кызларга төбәк күләмендә түләү, аның күләме - 50 мең сум. 29 яшькә кадәр өченче бала тапкан хатын-кызлар өчен түләү күләме 100 мең сум тәшкил итә", - дип билгеләп үтте Э.Зарипова.

Эльмира Зарипова Биектау районында яшәүче хатын-кызны беренче баласы туу белән котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Татарстанда беренче бала тапкан 1776 яшь ана һәм өченче баласы туган  347 хатын-кыз  яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте инде. Айгөл Кәбирова шулай ук беренче баласына ай саен федераль түләүләр дә ала. Россия Президенты 2018-2027 елларны Балачак унъеллыгы буларак игълан итте, аның уңаеннан яшь гаиләләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән кайбер инициативалар кертелде.

"Мин Чыпчык авылында тудым, ирем Арча районыннан. Без монда яшәргә планлаштырабыз, шәһәргә китәргә теләмибез. Безгә монда бик ошый, йорт салабыз, кирпеч сатып алдык инде. Киләсе ел көзенә  төзелешне төгәлләргә планлаштырабыз", - дип үз планнары турында сөйләде Айгөл.

"Без авылда туучылар санын саклап кала алдык. Авылда туучылар санының кимүе, тулаем алганда, Россиядәге кебек үк, аяныч түгел. Кайбер районнарда без беренче һәм өченче бала туу күрсәткечләре буенча да 10-15% - ка арттык. Шулай итеп, беренче балага түләүне рәсмиләштергән гаиләләр саны быел узган ел белән чагыштырганда йөзгә арткан. Без аңлыйбыз, балаларны акча алу өчен генә тапмыйлар. Әмма 50 яки 100 мең сум - авыл җирендәге яшь гаиләләр өчен җитди ярдәм", - диде Эльмира Зарипова.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры  сүзләренә караганда, 2020 елның гыйнварыннан республикада Татарстан Президенты йөкләмәсе нигезендә яңа республика түләүләре кертелә. Керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр балалар бакчасы өчен түләүдән азат ителәчәк. Биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр яңа пособие алачак, аның ярдәмендә аларның керемнәре яшәү минимумына кадәр җиткереләчәк.

Өч яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче гаиләләр дару препаратларына ел саен 10 мең сум күләмендә электрон сертификатлар рәсмиләштерә алачаклар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International